Өлкәннәр декадасы кысаларында Малиновка авылының өлкән гвардия вәкилләре бүләкле пакетлар кабул итте.
Мәсәлән, район ветераннар советы рәисе Гүзәл Латыйпова һәм районның башлангыч ветеран оешмалары белән эшләү комиссиясе рәисе Нәкыя Шәрәфиева дүрт ветеранны өйләренә барып, өлкәннәр көне белән котладылар. Аларның һәрберсе кайчандыр колхоз һәм совхозларда эшләгән. Яшь чагында Малиновкада утызга якын йорт исәпләнгән, Жданов исемендәге совхозның бер бүлекчәсе эшләгән. Биредә яшәүчеләрнең күпчелеге нәкъ менә авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куйган. Ветеран педагог Нәкыя Шәрәфиева аларның күбесен күреп тә белә.
- Алтмышынчы елларда, - ди ул, - совхозда эшләүчеләрнең барысы да җиде еллык белем алсын өчен, директива җибәрелде. Шул рәвешле Алма-Ата мәктәбендә укуларын сәбәпләр аркасында дәвам итә алмаган башлангыч сыйныфларны тәмамлаучылар өчен көндезге-читтән торып уку формасы эшли башлады . Ягъни алар, Еновка, Семеновка, Новое поле һәм Малиновка авылларыннан төрле производство хезмәткәрләре мәктәпкә укырга йөри башладылар. Мин аларда гуманитар фәннәр – рус теле, әдәбият, тарих һәм география фәннәреннән белем бирдем, ә Миңнур Шәкүр кызы Рахманкулова барлык төгәл фәннәрне укытты. Бүген, еллар узгач, аларның исән-сау булуларын күрү күңелле .
Зоя Титовага - 89 яшь. Ул Жданов исемендәге совхозда прицепщик, кошчы, савымчы булып эшли. Улы белән яши.
1936 елда туган Нина Теребенина да улының гаилә кайгыртучанлыгында гомер кичерә. Аның хезмәт юлы да терлекчелек белән бәйле.
Александра Винокурова - 1935 елда бу торак пунктта туган. Ул савымчы булып эшли, биш бала анасы.
Игорь Ершов - Бөек Җиңү елында туган. Ул Кемерово өлкәсендә туып-үскән. Шофер, балта остасы булып эшләгән. Үз вакытында Таҗикстанга командировкага җибәрелгән, анда гаиләсе булган. Алар туксанынчы елларда бу якларга күченгән. Бүген производство ветераны кызының гаиләсе белән яши. Әлеге гаиләнең зур, матур йорты Малиновка авылының бизәге булып тора.
Мондагы урыннарның табигате искиткеч матур. Өстәвенә, әлеге кече авылның безнең як картасыннан төшеп калмавын белү дә күңелле. Ветераннар, котлауларны кабул иткәндә, шатлыкларын яшерә алмады: аларны хәтерлиләр, алар юкка гына хезмәт куймаган.