Өлкәннәр декадасы кысаларында «Олимп» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшне активлаштырды.
Бу юлы производство ветераннары волейбол уйнадылар. Ышанычлы хәрәкәтләр һәм тупка нык сугуларына караганда, бу элегант яшьтәге затлар яхшы физик формада һәм тормыш дәртеннән мәхрүм түгел.