5 октябрьдә Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең кече сыйныф укучылары педагог-ветеран Вәлиәхмәтова Дания Мөгамбәр кызы һәм Флюра Шәһит кызы Закирова белән кызыклы очрашу узды.
Укытучыларны Укытучылар көне белән котладылар. Кунаклар мәктәптә эшләү еллары турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Балалар, үз чиратларында, аларга сораулар бирделәр, мәктәптәге чаралар турында сөйләделәр.