Олы яшьтәге Галиевлар - Кече Урыссу авылыннан өлкән яшьтәге гаилә – биредә аларның тамырлары гына түгел, ә әби-бабайлары һәм әти-әниләре тамырлары да бар.
Шуңа Күрә Рәшит һәм Рәшидә Галиевлар тормышы без белмәгән вакыйгаларга кагылды. Гаилә башлыгына бүген 84 яшь. Ул әле һаман юмор хисен югалтмаган. Сорауларга сарказм белән җавап бирә. Туган авылында дүртьеллык мәктәпне тәмамлап, Галиев җиденче сыйныфка кадәр Иске Урыссу мәктәбендә укый. Ә менә 8 нче сыйныфны тәмамлый алмый . Эшләр болай була. Егет укуын Урыссу тимерьюл мәктәбендә дәвам итәргә тиеш була. Сентябрь аенда мәктәпкә килгәч, аны башка укучылар белән бергә көзге кыр эшләренә - ул елларда Көрәш-Бүләк авылында үстерелә торган җитен йолкырга җибәрәләр.
- Мин кырга килдем, - дип елмая безнең герой, - әмма эш миңа ялыктыргыч, ир-егетләр эше түгел кебек тоелды да, өйгә кайтып киттем. Колхоз эшләреннән соң укучылар мәктәпкә кайткач, мине директор чакырып алды да: «Безнең мәктәпкә андыйлар кирәк түгел», - диде. Юк икән, юк. Кече Урыссуга кайттым һәм туган колхозыма эшкә урнаштым. Башта йөк машинасы йөрттем, ике ел тракторда эшләдем, 20 ел колхоз рәисләре – Әнәс Сафиуллин, Әсхәт Гәрәев, Әсхәт Абдуллинны йөрттем.
1957 елда Галиевны армиягә алалар - Мурмансктагы яшерен гаскәрләрдә хезмәт итә. Демобилизацияләнгәннән соң өенә кайткач, армиягә чаклы дуслашып йөргән кызына тәкъдим ясый. Ул аның адашы була - Рәшидә исемле. Кыз авыл чибәре, сабыр холыклы булуы белән аерылып тора. Кияүгә чыккач, каенанасы белән тату яшиләр, оста гына хуҗабикә була. Колхоз бухгалтериясендә нормалаштыручы булып эшли.
- Мин көне буе эштә, өйдә каенанам идарә итә. Мөнәсәбәтләрне ачыкларга вакытыбыз иде, һәрберебез эш белән мәшгуль, - дип сөйли Рәшидә апа. – Башта ике ел терлекчелектә эшләдем. Ул елларда безнең колхозда бу тармак нык үсеш алган – Кече Урыссуда мөгезле эре терлек, Кыска-Елгада сарыклар асрала. Кош фермасы да булды. Эш җитәрлек булды.
Галиев яшь чагында ук ата-аналар йорты урынында бүрәнә йорт төзегән. Өй бурарга бүрәнә табу авыр була, ләкин моны эшлиләр. Вакыт узу белән бу йортны яңадан торгызырга булалар. Өч бүлмә, аерым кухня һәм газ казаны, кер юу машинасы аерым бүлмәдә урнашкан йортта алар бүгенгәчә гомер кичерә. Аларга карап күз тимәсен дияргә була. Дөрес, буыннар үзләрен белгертә. Балалар, оныклар атна саен диярлек әти-әниләре янына кайтып тора , ишегалдындагы, бакчадагы күмәк көч таләп иткән эш алар җилкәсендә. Бу шулай тиеш тә, табигать үзе шулай куша. Бу утны бер буын гаиләсеннән икенчесенә тапшыру.