Урыссудагы 3 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары яраткан укытучылары өчен концерт әзерләгәннәр

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Урыссудагы 3нче санлы мәктәптә Укытучылар көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Анда 11 нче сыйныф укучылары һәм отряд активистлары катнашты.

Укытучы һөнәре вәкилләре турында бик күп яхшы сүзләр әйтелде.

Укучылар яраткан укытучыларына шигырьләр, җырлар багышладылар.

Укытучы хезмәте рәхмәт, илтифат, хөрмәт сүзләре белән билгеләп үтелде. Педагоглар өчен мәктәп һәм укытучылар турында җырлар, шигырьләр яңгырады, мәктәп тормышыннан юмористик инсценировкалар  куелды. Укытучылар һәм укучылар зур эмоциональ заряд алдылар һәм үткәрелгән чарадан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International