5 октябрьдә районның барлык мәктәпләрендә дә диярлек Укытучылар көненә багышланган Үзидарә көне узды.
Дәресләр бу көнне билгеләнгән график буенча үткәрелде. Балалар барлык килешенгән темалар буенча дәресләргә җентекләп әзерләнделәр. Бу көнне мәктәптә «укытучыларның» янып торган күзләре, дәресләрнең ничек узуы турында бәян итүләре – шау-шу тудырды. Укытучылар бүлмәсендә дә тәҗрибә уртаклашу узды. Укытучыларны алыштырган укучылар укытучы хезмәтенең кайчагында никадәр авыр булуын ишетеп кенә белмиләр, ә укытучылар үз укучыларына ял бирүләре өчен рәхмәт белдерәләр. Әгәр дә кемдер үз планнарын педагогика уку йортына укырга керү өчен үзгәртергә теләсә, чыгарылыш сыйныф укучыларының бу сорау өстендә эшләргә вакыты бар әле.