Ютазы район советының IV чакырылыш чираттан тыш утырышында депутатлар яңартылган проектларны расладылар.
Утырыш район Советы рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов рәислегендә узды. Район Советының юридик бүлеге начальнигы Руслан Якупов район Советының норматив-хокукый актларына кертелергә тиешле үзгәрешләр белән таныштырды.
Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Гөлнур Латыйпова, район Советы депутатларына раслауга Әбсәләм, Бәйрәкә, Бәйрәкәтамак, Димтамак, Кәрәкәшле, Урыссу, Иске Каразирек, Ташкичү, Ютазы авыл җирлекләре һәм Урыссу шәһәр тибындагы поселогының җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турындагы сорауларны чыгарды.
- 2014 елдан гамәлдә булган җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре искергән, - дип билгеләп үтте Гөлнур Латыйпова үз чыгышында. - Проблема шәхси ярдәмче хуҗалык һәм индивидуаль торак төзелеше объектлары өчен җир кишәрлекләре белән генә түгел, ә сәнәгать объектлары өчен җир кишәрлекләре белән дә бәйле.
Ягъни, әлеге Кагыйдәләрдә (ПЗЗ – Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре) һәр конкрет зонада төзелеш өчен рөхсәт ителгән объектлар исемлеге язылган. Җирдән файдалануның яңартылган кагыйдәләрен раслау күчемсез милек, социаль әһәмияттәге объектлар, эшмәкәрләр, торак йортлар, кибетләр төзелеше чикләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Докладчылар чыгышларын тыңлагач, депутатлар тиешле карарлар кабул итте.
Утырыш эшенә, депутатлар корпусыннан тыш, район прокуроры, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, дәүләт көч структуралары җитәкчеләре, палаталар рәисләре, бүлек начальниклары һәм ММЧ вәкилләре чакырылган иде.