Урыссу поселогының үзәк почтасында яраткан "Ютазы таңы" газетасына язылу көне үтә.
Бүген үзәк почта элемтәсе бүлегендә ташламалы бәядән язылырга һәм бүләккә кәбестә алырга мөмкин! Әйе, кәбестә! Күңел җылысын биреп үстерелгән яшелчә, уңыш сезонында менә дигән файдалы бүләк!
Язылу декадасы 3 октябрьдә башланды һәм 13 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нәкъ менә язылу декадасында «Ютазы таңы» һәм “Ютазинская новь” газеталарына 10% ташлама белән язылырга һәм бүләк алырга мөмкин!
Кайбер урыссулылар инде район гәҗитенә язылып, кәбестә алдылар. Ашыгыгыз, мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз!