Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, агросәнәгать тармагы ветераннары!

2022 елның 9 октябре, якшәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!

Бу көзге көннәрдә без үзләре өчен җиңел булмаган  аграрий язмышын сайлаган кешеләрне хөрмәтлибез. Артта кайнар урак чоры, чираттагы елга йомгак ясала, сез, хөрмәтле җирбагарлар, ферма хезмәтчәннәре, лаеклы котлауларны һәм рәхмәт сүзләрен кабул итәсез.

Авыл хуҗалыгы  хезмәте мактаулы, ләкин шулай ук чагыштыргысыз дәрәҗәдә катлаулы. Аны һәркем башкара алмый. Уңай булмаган һава шартларына карамастан, сез үзегезгә йөкләнгән бөек миссияне үтәү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлисез. Крестьян хезмәте кешедән киләчәккә эшли белүен, үҗәтлек, чыдамлык таләп итә. Планета буенча нинди генә техник алгарыш “атламасын”, авыл хуҗалыгыннан башка, хәтта иң заманча кеше дә  яши алмый.

Сезгә намуслы, авыр, әмма барыгызга да бик кирәкле хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз, фидакарьлегегез, сайлаган эшкә бирелгән булуыгыз өчен рәхмәт. Җирбагарларның барысына да югары уңышлар, төзек техника һәм уңайлы һава торышы, нык сәламәтлек телибез.

 

Район башлыгы А.Ә. Шәфигуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International