Урыссудагы 2 нче номерлы мәктәптә 7 октябрьдә эвакуация үткәрелде

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Укучыларга сигнал буенча ни өчен парта артыннан торырга һәм, һичшиксез, укытучы күрсәтмәләрен үтәп, бинадан чыгып китәргә кирәклеген аңлату кыен булырга мөмкин.

 

Ләкин сезнең балагыз нәрсә өчен тренировкалар уздырылуын аңламаса, ул реаль куркыныч булганда дөрес эш итә алмый.

Уку эвакуациясе - мәктәптә янгын куркынычсызлыгы системасында бик мөһим, җаваплы һәм катлаулы чараларның берсе.

Тренировкалар үткәрүнең төп максаты - мәктәптә янгын чыккан очракта хезмәткәрләрнең һәм укучыларның сәламәтлеге һәм гомере өчен тиз һәм куркынычсыз эвакуация үткәрү буенча мәктәпнең әзерлеген һәрьяклап тикшерү.

Бүген мәктәптә эвакуация узды. Сигнализация эшләгәч, мәктәп укучылары һәм укытучылар паникасыз һәм ыгы-зыгыларсыз мәктәп бинасын калдырып чыктылар. Аннары, куркынычсызлык өчен җаваплы кеше барлык эвакуацияләнгән балаларны һәм мәктәп хезмәткәрләрен исемлек белән чагыштырып, “перекличка” уздырды. Эвакуация кыска вакыт эчендә узды, педагогик состав барлык гамәлләрне дә дөрес башкарды, балалар курыкмады һәм укытучыларның эвакуация буенча күрсәтмәләрен үтәделәр.

Чара нормативлар нигезендә оештырылды. Мондый тренировкалар мәктәптә экстремаль ситуациядә балаларга гамәли күнекмәләр тәрбияләү максатыннан даими үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International