Ютазы районы җыелма командасы 7 октябрьдән 9 октябрьгә кадәр «Патриот» республика үзәге базасында «Форпост» муниципаль үзәкләре спартакиадасының республика этабында катнаша.
Бу чарага зона этабында сайлап алуны узган командалар чакырылган.
Ярышлар 8 спорт төрендә узачак, ягъни вакытка 16 кг гер күтәрү, хәрби әзерлек, кызлар арасында 1000 метрга, 100 метрга йөгерү, егетләр арасында 3000 метрга йөгерү, аркан тартышу, граната ыргыту, туристлык полосасын узу.
Безнең командага уңышлар һәм югары нәтиҗәләр телибез.