Район мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте.
Концерт башланыр алдыннан фойеда кунакларны гармунчылар каршы алды. Тамаша залында бәйрәм һәм шатлык атмосферасы хөкем сөрде. Район мәдәният йорты һәм балалар сәнгать мәктәбенең талантлы башкаручылары күңел җылысы белән сугарылган номерларын бүләк иттеләр.
Бәйрәмдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов катнашты. Ул район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән өлкән яшьтәге кешеләрне бәйрәм белән котлады һәм аларга сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.
- Өлкәннәр көне, чынлыкта - ул зирәкләр, тормыш сөючәннәр һәм мәрхәмәтле кешеләр көне. Үз хезмәтегез белән сез илебез, район үсешенә зур өлеш керттегез. Сез һәрвакыт алга этәрүче локомотив. Барысы өчен дә рәхмәт!- диде Сергей Александрович.
Чара кичен вальс белән тәмамланды. Район тынлы оркестры моңлы композицияләр башкарды, ә өлкән парлар яшьлекләрен искә төшереп, бии башлады.
Шулай ук икенче кат фойесында гамәли сәнгать күргәзмәсе оештырылган иде.