2022 елның 6 октябрендә Урыссу үзәк район хастаханәсендә хатын-кызлар консультациясе базасында, туганчы балаларны һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте, шулай ук «Умиление» аналарны һәм балачакны яклау үзәге ярдәме белән Йөклеләр көненә багышланган чара узды.
"Балалар туарга тиеш, ә безнең ил традицион кыйммәтләрнең нигезе булырга, әнигә, әтигә, йөкле хатыннарга, балага карата кайгыртучан, сак мөнәсәбәттә булырга тиеш” –котлауны «Умиление» үзәгенең абортка кадәр консультация бирү психологы Айгөл Кулагина әнә шундый сүзләр белән башлады. Йөклелек хатын-кыз өчен искиткеч вакыт. Нәкъ йөклелек хатын - кызга үз асылын ачарга, максатын, ана булу төп роленең мөһимлеген тоярга ярдәм итә. Нефть яки газ яки банк счетлары түгел, ә балалар, безнең тормышның төп кыйммәтен күрсәтәләр , нәкъ балалар-ата-аналар тормышында, бөтен ил, милләт тормышында, һәм гомумән дөньяда иң керемле инвестиция.
Табиб акушер-гинеколог Илгиз Гарифҗанов шулай ук булачак әниләрне җылы сүзләр белән котлады, табибларның тыңлауларын һәм үзләрен саклап калуларын теләде. Югары һөнәри осталыклары , йөклеләргә карата сизгер мөнәсәбәте, балаларның тормышын саклауда зур өлеш керткәне өчен табиб акушер-гинеколог Илгиз Гарифҗановка һәм хатын-кызлар консультациясе акушерлары Гүзәлия Әхмәдиевага һәм Гөлия Котловскаяга рәхмәт кәгазьләре тапшырылды . Килүче йөкле әниләрнең барысы да бүләкләр алдылар, пеленашка курчак ясау буенча мастер-класста булдылар, ял музыкасы астында мандаллар бизәделәр.