Атна саен шимбә көнне Урыссу поселогының үзәк базарында көзге ярминкә уздырыла.
Җәй дәвамында яшелчә һәм җиләк үстерүчеләр өчен хезмәт җимешләрен уңышлы тормышка ашыру мөһим. Шул ук вакытта, товар бәясе сатып алучылар өчен дә, сатучылар өчен дә кабул итәрлек булырга тиеш. Бәрәңге, башлы кәбестә, суган, кишер, чөгендер ... Ник санап торырга, беренче ихтыяҗдагы азык-төлек дип саналганның барысы да бар иде. Менә куелган яшелчәләренә караганда, яхшы бакчачы дип саналырлык хатын-кыз тора.
- Мондый юмарт бүләкләр кайдан китерелгән? – дип сорыйм аңардан.
- Мин Салкын Чишмәдән, - дип җавап бирә үзен Зәһинә Ибраһимова дип таныштырган ханым.
- Ничә сумнан сатасыз? – дип кызыксынуымны дәвам итәм, эре башлы суганнан күземне алалмыйча.
- Суганның килосы 35 сум, ә зәңгәрсу-шәмәхәсе - кыйммәтрәк,чөгендер һәм кишерне 25 сумга бирәм. Минем әле тагын өйдә 500 баш кәбестәм бар, алып килмәдем. Әйтик, кәбестәнең килосын 20 сумнан сатам, - дип елмая әңгәмәдәшем.
Алга таба – тагын да күбрәк мәгълүмат бирә. Зәһинә ханым каз да үрчетә икән, соңыннан аны үстереп сата. Искә төште, әйе, аннан каз сатып алган идем бит мин. Телеңне йотарлык булды.
Соңгы вакытта минем тәм тою үзлеге үзгәрдеме шунда яки сатучылар хәйләлиме. Балдан бал тәме килми, иттә ит тәме, казылык, кәнфитләрдә элек тойган тәмнәр юк. Шулай итеп, югары сыйфатлы ашмалыкны сатып алганда никадәр куаныч булуын үзегез күз алдына китерегез. Әйтик, безнең базардагы кебек.
Ә менә тигез, йомры, ак кәбестә тавы. Байлык тавы хуҗасы янына якынрак киләм, ул үзен Сергей дип таныштырды. Ул Урыссу поселогында яшелчәләр үстерү белән шөгыльләнә икән.
- Җәй эссе булды, мөгаен, каравы кыен булгандыр, - дип сорыйм.
- Язын бит яңгырлар явып торды, - дип җавап бирә, - ә кәбестә өчен иң мөһиме - үсентеләрне ачык грунтка утыртканда коры җил һәм эссе кояш булмау. Ул тамыр җәйгәч, җиңелрәк була. Әлбәттә, даими карау, су сибү, кайгыртучанлык таләп ителә. Ансыз ничек?
- Сатып буламы соң?
- Әлбәттә, юкса шөгыльләнмәс идем.
- Сез беренче ел шөгыльләнәсезме?
- Юк…
Монда безнең диалогны өзәргә туры килде, сатып алучылар килеп җитте.
Ялган тыйнаклык сакламыйм, базар чыннан да бай иде. Ә урыссулылар -«бәя-сыйфат» мәсьәләсен яхшы белгән халык. Аларны ялтыравыклы төргәк белән алдап булмый. Сыйфатлы тауар гына сатып ала алар. Начары белән нәрсә эшләргә? Димәк, ул булырга тиеш түгел. Яхшысы арасында дип әйтүем.