Казанда 8-10 октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты кубогына самбо буенча I Бөтенроссия турниры узды.
Исегезгә төшерәбез, ярышларда катнашучылар саны буенча грандиоз булганнар безнең республикада «Za Самбо» федераль проектын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Турнирда илнең 30 төбәгеннән – Чувашия, Курган, Оренбург, Түбән Новгород, Төмән, Новосибирск, Саратов, Киров, Кемерово, Белгород, Пенза, Ульяновск, Мәскәү өлкәләреннән, Марий Эл, Башкортстан һәм Татарстаннан, Хабаровск краеннан, Чечен Республикасыннан, Пермь краеннан, Ерак Көнчыгыштан 500дән артык спортчы катнашты…
Безнең район самбочыларының мондый масштаблы ярышларда катнашуы инде дәрәҗәле. Ютазы районы данын ике яшь спортчы яклады – Әмир Камалдинов һәм Софья Игонина. 2009 елгы Эмир бик лаеклы чыгыш ясады – ярышларда иң яшь катнашучы, ул 49 кг авырлык категориясендә көч сынашты.ә 59 кг авырлык категориясендә Софья ярышларның бронза призеры булды.