Таныш булыгыз: авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультанты Нелли Миңнуллина
Сер түгел, мәктәпне тәмамлаучы район укучыларының барысы да диярлек районнан ераккарак китә, ә дипломлы белгечләр булып сирәкләре генә әйләнеп кайта. Районыбызның бүлек һәм төрле хезмәтләрендә яшь кадрларны күрү аеруча куанычлы. Мәсәлән, 34 яшьлек Нелли Миңнуллина район авыл хуҗалыгы идарәсендә 2017 елның декабреннән бирле эшли. Моңа кадәр аның хезмәт юлы күрше Октябрьскийдагы «Уязы» крестьян-фермерлык хуҗалыгының терлекчелек комплексы белән бәйле булган. Нәкъ менә биредә ул терлекчелектә заманча технологияләрнең, селекцияле исәпләү буенча компьютер программаларының, терлекләрне ашату һәм сыер савуның өстенлекләрен аңлаган, югары җитештерүчәнлеккә ирешүнең серләренә төшенгән, тәҗрибә алган. Безнең районга килгәндә исә, ди яшь белгеч, «Ансель Вафауллин» крестьян-фермерлык хуҗалыгы югары технологияле терлекчелек комплексы булып тора. Кәрәкәшле җәмгыятендә терлекчелек тармагына компьютер программасын гамәлгә кертү башланган. Дөрес, биредә әлегә заманча терлекчелек биналары юк, әмма бу вакыт эше.
Нелли Миңнуллина һөнәре буенча ветеринария табибы. 2011 елда ул Башкорт дәүләт аграр университетын кызыл диплом белән тәмамлаган. Сүз уңаеннан, практиканы Туймазы районындагы авыл хуҗалыкларының берсендә узган. Башкортстан Республикасы Әбҗәлил районының Покровка авылында туып-үскән кызны безнең якларга язмыш алып килгән. Нелли Покровка янындагы Михайловка авылында үскән.
- Ә ни өчен авыл исемнәре русча? – дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.
- Әбҗәлил районы Чиләбе өлкәсенә якын урнашкан. Авыллардагы милләтләр төрлелегенә кешеләрнең күченеп килүе һәм китүе йогынты ясагандыр, мөгаен. Безнең авылларда, мәсәлән, руслар һәм башкортлар бер үк санда иде. Мәктәптә укыту рус телендә алып барылды, - ди Нелли.
Ул дүрт яшеннән әнисенең сеңлесендә - апасы Җәмилә Килдиярова гаиләсендә тәрбияләнгән. Әнисенең сәламәтлеге яхшылардын булмаган һәм шул сәбәпле ул бик иртә вафат булган. Җиденче сыйныф укучысы Нелли, җәйге каникулларда әти-әнисе янына кайтып, әнисенә җәйге лагерьлардагы сыерларны саварга булыша торган булган.
- Әйтик, кичке савым вакытында мин ике сыер сава идем, - дип елмая ул. - Ул чорда әле сыерларны кул белән сава идек. Мин, гомумән, кечкенәдән үк сыерларны яраттым. Тиешле белем алганнан соң, алар турында барысын да беләм, дип әйтә алам. Терлекчелектә акушерлык һәм гинекологияне начар өйрәнмәдем. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәсе килә, университетның көндезге бүлегендә белем алган вакытта мин бер үк вакытта «Финанс һәм кредит» буенча кичке бүлектә дә укыдым.
Белемгә килгәндә, аның белем букчасы бик бай.Һәм ул аны даими рәвештә тулыландырып тора. Мәсәлән, бала ялы вакытында (ул ире Фәнзил белән кызы Айлинны тәрбияли) кондитер-пешекче һөнәрен үзләштергән һәм бүген тәмледән-тәмле тортлар пешерә. Моннан тыш, маркетплейс мәйданчыгы менеджеры һәм СММ-белгеч (социаль челтәрләр маркетингы) һөнәрләрен үзләштерә.
- Ирем минем алтынга тиң, - дип елмая Миңнуллина. - Барлык башлангычларда да ярдәм итә, аңлый, шул исәптән уку курсларына түләгәндә дә.
Ятимлекне бик иртә татыган, әмма үзара аңлашу, ярату хөкем сөргән гаиләдә тәрбияләнгән Нелли Миңнуллина кечкенәдән үк хезмәт тәмен белеп үскән. Апасы белән абыйсы дүрт бала – үзләренең бер улларын һәм өч тәрбиягә алган баланы үстереп, аякка бастырган.
- Бүгенге көндә дә без үзара бик дус, - дип сөйли Нелли. – Бер апам фельдшер, абыем “айти” белгече. Тәрбияләп үстергән апам киң күңелле, белемле, искиткеч уңган хуҗабикә. Алар абый белән авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйдылар һәм әле дә эшлиләр. Бездә барлык гаилә әгъзаларының да өйдәге эшләр буенча үз бурычлары бар иде. Әйтик, мин өйдәге тәртип өчен җавап бирәм, савыт-саба юам, ашарга әзерлим, сарайдагы тиресне чистартам, чүп утыйм, ипи пешерәм, кышка яшелчәләр дә тозлап куя белә идем. Боларның барысына да безне бөтен күңелен биреп тәрбияләгән апам өйрәтте. Һәм, иң мөһиме, ул бездә мөстәкыйльлек тәрбияләде. Абый белән апа рәсми тәрбиягә алу документлары ясамадылар. Гомумән, дәүләттән нинди дә булса матди ярдәм көтмәделәр. Бары тик йөрәкләре кушканча эшләделәр. Без бүген дә аларның мәхәббәтен тоеп яшибез, бу йорт безгә туган йорттай кадерле. Әлбәттә, үзебез дә булдыра алганча булышырга тырышабыз.
Нелли Миңнуллинаның хезмәт юлы исемлегенә Туймазы районындагы авыл хуҗалыкларының берсендә зоотехник булып эшләве теркәлгән. Биредә ул терлекләрне ашату, тәрбияләү, хисап документларын алып бару күнекмәләрен тулысынча үзләштергән.
- Башкортстанның ул якларында табигать искиткеч матур, - дип дәвам итәм әңгәмәбезне, - анда бит әле «Вечный зов» фильмын да төшергәннәр…
- Әйе, нәкъ шулай, - дип ризалаша Нелли. - Фильм Белорет районында төшерелгән. Әбҗәлил районы да шифаханә-курорт районы булып санала. Күлләр саны гына да җидәү, мәсәлән, тозлы Мулдак күле. “Якты күл” шифаханәсе, шулай ук тау чаңгысы комплекслары, мәгърур таулар, урманнар, далалар үзләре үк ни тора!..
- Ә кешеләре? – дип сорыйм мин.
- Башкалардан бернәрсәләре белән дә аерылып тормыйлар кебек. Мин үзем, аралашучан кеше буларак, кайда гына яшәсәм дә, һәрвакыт яхшы кешеләр чолгап алган була. Безнең Башкортстанда борынгыдан килгән гореф-гадәтләр әле дә саклана. Шул ук туйларны гына алыйк. Кәләшне сатып алу йоласы үзенчәлекле. Кияү кәләш өчен аның әти-әнисенә билгеле бер күләмдә акча түләргә, кәләшнең үзенә алтын бизәнү әйбере бүләк итәргә һәм бәйрәм өстәленә тәкә суйдырырга тиеш. Кагыйдәләрдән тайпылу, әйтик, алтын урынына көмеш бизәнү әйбере бүләк итү кәләшне «арзанайту» буларак бәяләнә, бу аның әти-әнисе өчен мыскыллау булып санала. Безнең якларда күршеләр бик тату яши. Әйтик, атнаның җомга көнендә көннең беренче яртысында беркем дә эшләми – коймак яки башка тәм-том пешерәләр дә, күрше-тирәдә яшәүчеләр бер йортта чәй табыны артына җыела. Әгәр дә һава торышы яхшы булса, чәйне ачык һавада эчәләр. Ул вакытта инде самавыр, өстәлгә камыр ризыклары куябыз, сөйләшәбез, һәркем үзенең эш-мәшәкате, шатлыгы белән уртаклаша, - ди Нелли.
Безнең районда әнә шундый белемле белгечләр эшли. “Акыллы кешеләрне җәлеп итү һәм эштә тоту өчен аларга башка акыллы кешеләр белән аралашу мөмкинлеген тудырырга кирәк” - бу сүзләрне дөньяда танылган компанияләрнең берсенә нигез салучы кеше әйткән. Безнең мәкаләбез героена мондый мөмкинлек тулысынча бирелгән, дип уйлыйм. Шуны да өстәргә кирәк, эчке дөньясы бай булган, ачык фикерле, ныгыган кеше ниндидер битлек киюгә мохтаҗ түгел.