Автомобильләрне рөхсәт ителмәгән урыннарда юалар

2013 елның 16 июле, сишәмбе
Агымдагы елның икенче кварталына район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышында административ хокук бозулар турында 24 беркетмә каралды.
Беркетмәләр ТР Административ хокук бозулар турындагы Кодексының “Районнар һәм шәһәр округларының төзекләндерү кагыйдәләрен бозулары” турындагы 3.6 маддәсе буенча каралды. Комиссия сәркатибе Регина Асибакова сүзләренә караганда, нигездә ютазылылар төзелеш материалларын үз йортларыннан читтә урнаштырганнары һәм билгеләнмәгән урыннарда автотранспорт юганнары өчен административ җавапка тартылган. Кагыйдә бозучыларга 113 мең сумлык штраф салынган, 25 кисәтү ясалган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International