Мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм йөзеннән, Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тарафыннан яңа йон оекбашлар җыю буенча чара игълан ителде.
"Сугышчыларыбызга җылылык бүләк итик!". Без бу чараны нәкъ шушы максат белән оештырдык, - ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зәрия Рәшитова. Акбаш, Каразирек, Әбсәләм, Димтамак һәм Бәйрәкәтамак авыл җирлекләре бу изге эштә актив катнашкан.
Әйтик, Бәйрәкәтамак авыл җирлегеннән Зөлфәт Шәрипова берничә пар оекбаш бәйләгән. Тиздән салкыннар башланачак. Безнең сугышчыларга җылы киемнәр: оекбашлар, йон шарфлар, өч бармаклы бияләйләр, перчаткалар, башлыклар һәм тән җылысы, сәламәтлек өчен мөһим булган башка киемнәр кирәк.
Ватанны саклаучыларның язмышына һәм сәламәтлегенә битараф булмаган һәркем бу чарага кушыла ала. 11 октябрьгә ютазылылар тарафыннан 259 пар җылы оекбаш җыелган.