Районның спорт копилкасын районның яшь чаңгычысы Искәндәр Латыйпов тулыландырды.
Искәндәр көмеш медальне 8 октябрьдә Октябрьский шәһәрендә узган чаңгычылар ярышында БР ачык беренчелегендә яулады. Ярышларда төрле дистанцияләрдә 150 дән артык катнашучы көч сынашты. Искәндәр 2010 елда туган һәм 2,5 км ирекле стильдә кечерәк чаңгычылар арасында көмеш призер булды.