Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов Кәрәкәшле авылында яшәүче Кәтифә Госсам кызы Хафизованы 80 яшьлек юбилее белән котладылар.

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле авылында яшәүче Кәтифә Хафизова үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

 

Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, аның урынбасары Закуан Ильясов, шулай ук Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев Кәтифә апага ихлас теләкләрен җиткерде. Юбилярга чәчәкләр һәм бүләк тапшырып, район башлыгы аның нәрсәгә дә булса мохтаҗ түгелме икәне белән кызыксынды. Эш шунда, Кәтифә Госсам кызының улы хәзерге вакытта өлешчә мобилизация хезмәтен уза. Исегезгә төшерәбез, Закуан Ильясов Казан танк училищесының палаткалы лагерена барып, районыбыз ир-егетләренең яшәү һәм хезмәт итү шартлары белән танышкан иде. Егетләргә район җитәкчелеге исеменнән беренче чиратта кирәк булган әйберләр тутырылган рюкзаклар тапшырылды. Ильясов егетләрнең үтенечләрен дә язып алган иде. Ә Кәтифә апаның улы, әнисенең юбилее уңаеннан, аңа чәчәк бәйләме тапшыруны үтенгән булган.

Әлбәттә, ананың борчылуын, дулкынлануын аңлау авыр түгел. Чәчләренә чал төшкән апа меңнәрчә теләкләр арасыннан иң зурысын, бердәнбер теләкне - улының исән-сау туган нигезенә әйләнеп  кайтуын теләр иде. Район җитәкчелеге вәкилләре дә Кәтифә апага шушы теләкләрне юллады.

Юбилярның тормыш юлына кыскача тукталсак, ул, мөгаен, аның яшендәге ватандашлары узган юллардан бернәрсәсе белән дә аерылмыйдыр. 1942 елның октябрендә Иске Каразирек авылында туган Кәтифә җидееллык мәктәпне туган авылында тәмамлаган һәм биредә үк хезмәт юлын башлаган.

- Кайбер кызлар, - ди ул, - укуларын Бәйрәкәдә дәвам итте. Минем андый мөмкинлегем булмады. Яшермим, безнең гаилә авыр яшәде. Әни әтидән еш зарлана иде. Чөнки әти артык эшләргә яратмады. Сәламәтлеге буенча аны сугышка алмадылар. Минем тууыма, мөгаен, әти-әни шатланмагандыр. Артык авыз, артык кашык булганмын инде. Ачлыкның миңа, яңа туган балага да тәэсире булмады түгел. Минем елак булудан әнием шулкадәр туйгангадыр инде, «әллә коега ташларгамы икән соң сине!» - дип әрнеп әйткән ул бервакыт. Бу турыда ул миңа үзе сөйләде.

Кәтифә апаның балачак еллары никадәр авыр булганын аның хатирәләреннән дә аңлап була. 15 яшеннән ул колхоз эшенә җигелгән кыз 1965 елда Кәрәкәшле егетенә кияүгә чыга. Тормыш иптәше белән алар дүрт бала тәрбияләп үстерә. Дөрес, олы улы якты дөньядан бик иртә киткән. Бүген Кәтифә апа балаларның мәшәкатьләре белән яши. Азнакайда яшәүче кызы белән улы һәрчак кайтып, әниләренә булышып, йорт-җирне карап тора. Барысы да яхшы, иң мөһиме –күкләребез аяз, илләребез генә тыныч булсын.

Роза Әхмәдиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International