Ютазы авыл китапханәсендә семинар узды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

14 октябрьдә Ютазы авыл китапханәсендә китапханә хезмәткәрләре өчен район семинары үткәрелде.

 «Татнефть» ГАҖ грант ярдәме белән яңартылган китапханә бинасында китапханәләрнең төрле дәрәҗәдәге грант һәм конкурсларда катнашуы тематикасы өстенлекле юнәлеш алды. Киңәшмәдә шулай ук китапханә фондларының торышы һәм республиканың баш китапханәсенә еллык хисап документларын әзерләү мәсьәләләре дә каралды. Пушкин картасын тормышка ашыру программасы кысаларында башкарылган эшләр фикер алышудан читтә калмады.      Чара ахырында китапханәләр эшчәнлегендәге күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышу булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International