Барлыгы 10 гаилә катнашты. Бала әтисе белән бергә пневматик мылтыктан мишеньгә оптик прицел белән атарга тиеш иде.
Ярышлар бик дәртле үтте, әтиләр дә, балалар да бик тырыштылар. Бу чарада хәтта кызлар да катнашты!
Ярыш ахырында бүләкләү тантанасы узды. Барлык катнашучылар да грамоталар, ә җиңүчеләр дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар. Мәктәп директоры Нина Якимова билгеләп үткәнчә, мондый чаралар гаиләләрне берләштерә һәм әтиләрнең һәм балаларның үзара мөнәсәбәтләренә нәтиҗәле йогынты ясый, шуннан соң ул барлык әтиләрне дә бәйрәм белән котлады.