Октябрь ае Иске Урыссу мәктәбе өчен юбилей елы: белем бирү учреждениесе үзенең 100 еллыгын тантаналы төстә билгеләп узды.
Авыл мәдәният йортына укытучылар һәм укучылар, ветеран педагоглар, чыгарылыш сыйныф укучылары, җирлек һәм район җитәкчелеге вәкилләре, кунаклар һәм авыл халкы җыелды. Бу көнне хәтерләрдә яңартырлык вакыйгалар бихисап иде. 1922 елда оешкан мәктәп эшләү дәверендә шактый үзгәрешләр кичергән. Шулай да үзенең төп максатын - тулы кыйммәтле белем бирү асылын югалтмаган.
Иске Урыссу мәктәбенең тарих битләренә күз салыйк. Аның беренче директоры Хөснулла Вәлиев була. Ул Октябрь революциясе башлану белән авылга кайта һәм бар көчен мәктәп ачуга бирә. Аның хатыны Гайшә, кызы Галия дә биредә укыта. Ул заманнарда мәктәп башлангыч мәктәп була һәм иң яхшылардан санала. Шуңа бәйле рәвештә, Вәлиев хәтта укытучыларның I Бөтенсоюз съездына делегат итеп тә сайлана. 1932 елда мәктәп җидееллык итеп үзгәртелә. 1934 елдан 1935 елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итү Ногайбәковка күчә, ул бер үк вакытта Иске Урыссу авылында партия оешмасы секретаре булып та эшли. Ногайбәков наданлыкны бетерү өчен күп көч куя. Әмма репрессия җилләре Иске Урыссу мәктәбе укытучыларын да читләтеп узмый. Алар арасында Ногабәйков һәм Әхмәдиев та була. Бөек Ватан сугышы вакытында (1943-1944 еллар) директор итеп Әлүкәев билгеләнә. Сугыш елларында мәктәптә Галия Вәлиева, Сөембикә Асылова, Гайсә Йосыпов, Рабига Камаева, Мәхмүрә Хәбирова белем бирә. Әйтергә кирәк, ул елларда мәктәптә шартлар бик начар була. Укыту бер-берсеннән аерым торган дүрт бинада алып барыла. Җиңү маеннан соң мәктәп директоры итеп Сәгадәт Бикташев билгеләнә. Ул җитәкчелек иткән 11 ел эчендә учреждение яшь укытучылар белән тулылана. 1959 елда Бикташевны район мәгариф бүлеге башлыгы итеп билгелиләр һәм мәктәп директоры булып Мәхәсим Галиев эшли башлый. 1964 елда, Мәҗит Сабитов директор булып торганда, колхоз рәисе Гайсә Йосыпов ярдәме белән яңа мәктәп төзү эшенә керешәләр. 1968 елда, бүген инде урта гомуми белем бирү мәктәбе атамасын алган мәктәпнең тантаналы ачылышы була. 1977 елдан башлап төрле елларда мәктәп белән Зинфира Маннанова, Рузилә Шәфыйкова, Роза Садыйкова, Айгөл Галиева идарә итә, бүген мәктәп директоры вазыйфасын Зилә Фаздуллина башкара.
Бу көнне алар өчен, шулай ук бәйрәмгә килгән ветеран педагоглар, республиканың төрле тармакларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән чыгарылыш укучылары өчен хөрмәт сүзләре яңгырады. Сүз уңаеннан, бәйрәмдә бүген исән-сау гына гомер кичерүче, озак еллар мәктәптә математика укыткан 94 яшьлек Мөнивәрә Хәкимова да катнашты.
Тантана күркәм җыр-биюләр һәм мәктәп хезмәткәрләрен хөрмәтләү белән үрелеп барды. Мәгариф бүлегенең мактау грамоталарын һәм рәхмәт хатларын, район башлыгының рәхмәт хатларын тапшыру мәгариф бүлеге һәм район җитәкчелеге вәкилләренә йөкләнде.
Бәйрәмдә яңгыраган җылы сүзләр, ихлас елмаюлар, Иске Урыссу мәктәбенең горурлыгы булган, төрле өлкәләрдә танылган хезмәткәрләрнең видео-котлаулары, бүләкләр – болар барысы да ямь өстенә ямь булды. Алып баручының: “Йолдызлар сүнсә дә, аларның нуры әле меңнәрчә еллар яктырта, безгә юл күрсәтә”, - дигән сүзләре якты дөньядан киткән мөгаллимнәргә дога булып барып ирешсен. Бу мәктәптә аларның исемнәрен хәтерлиләр, хөрмәт итәләр, алар белән горурланалар, үрнәк алалар, аларга тигезләшәләр.
Укытучылар гаиләсе династиясе:
- Маликовлар гаиләсенең гомуми хезмәт стажы 126 ел;
- Халитовлар гаиләсе - 133 ел;
- Камаевлар гаиләсе - 170 яшь.
Иске Урыссу мәктәбен тәмамлаучылар, мәктәпнең горурлыгы:
- Наил Ибраһимов, галим, академик, профессор, физика-математика фәннәре докторы;
- Нәҗип Мәҗитов, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы;
- Ринат Гобәйдуллин, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;
- Наил Әхмәтшин, Рәсәйнең атказанган укытучысы;
- Тәлгать Сабирҗанов, космоска ракеталар җибәрү проектында катнашучы;
- Тәнзилә Йосыпова, Иске Урыссу авылы тарихы турында китап авторы;
- Зөлфия Хөснетдинова, ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре;
- Әсгать Абдуллин, РФ һәм ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
- Миңнегөл Камаева, РФның атказанган укытучысы;
- Әнвәр Йосыпов, РФ Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән;
- Миңнезәрия Әхмәтҗанова, Мәгариф отличнигы, ТРның атказанган укытучысы.
Роза ӘХМӘДИЕВА