Балалар иҗат үзәгендә педагоглар өчен киңәшмә узды
Киңәшмәдә мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айгөл Мөхәммәтҗанова һәм "Балалар иҗаты үзәге" методисты, ЮМР балалар хәрәкәтләре кураторы Гөлчәчәк Вәлиева чыгыш ясадылар.
Киңәшмәнең көн тәртибе: чаралар, балалар хәрәкәте өчен конкурслар, "Мөһим турында сөйләшү", алда торган конкурсларда катнашу, "Төрле яшьтәге һәм төрле юнәлештәге балалар өчен балалар хәрәкәтен булдыру" тренингы.
Киңәшмә барышында узган уку елының хисаплары тикшерелде һәм яңа эш планнары каралды.