Сайланган юлга тугры
21 октябрьдә район башлыгы Аяз Әдип улы Шәфигуллин уздырган көндәлек оператив киңәшмә күңелле миссия белән башланып китте. Район башлыгы Наталья Денваровага туган көне уңаеннан матур теләкләрен җиткерде. Дениварова менә инде күп еллар бер тапкыр сайланган юлга тугры кала. Үз эшчәнлеге чорында ул район һәм республика дәрәҗәсендә беренчел хәрби исәпкә алуны оештыруда үзенең профессионал булуын берничә тапкыр раслады.