Алар сау-сәламәт, исән-имин әйләнеп кайтырга сүз бирделәр
Туганнары, якыннары һәм район җитәкчелеге район хакимияте мәйданыннан биш сугышчы озаттылар.
Сугышчылар алдында Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина чыгыш ясады. Алар егетләргә тиз арада әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм гаиләләре опека астында булачагын вәгъдә иттеләр. Иң мөһиме-аларның һәркайсын өйдә көтәләр, аларның иминлеге өчен бүген сугышырга китәләр.
Руханилар Роман атакай һәм Марат хәзрәт Мәрданшин безнең яклаучыларыбызга фатиха бирделәр һәм тиз арада әйләнеп кайтуларын теләделәр.
Егетләр, без сезне көтәбез!