Узган шимбәдә Урыссу шәһәр тибындагы «Олимп» спорт комплексында 2007/2008 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча Ютазы районы Беренчелеге узды.

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Барлык командалар да җиңүгә генә әзерләнделәр, көрәш тәвәккәл һәм эмоциональ иде.  Җиңүне "Урыссу-3" командасы яулады, икенче урынны "Ютазы" командасы алды, өченче урынны "УСОШ-2" командасы яулады.

Турнирдан соң ГТО ВФСК тестлаштыру үзәге тарафыннан ГТО нормативларын тапшыра алырлык мәйданчык оештырылды .

29 октябрьдә Туймазы, Баулы һәм Азнакай командалары чакырылган кызлар арасында волейбол буенча Ютазы районы ачык беренчелеге узачак. Безнең "Урыссу-3" һәм "Ютазы" командалары әлеге ярышларда катнашырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International