Кече Урыссу авылында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча торак йорт төзелде
Тукай исемендәге җәмгыятьнең яшь белгече өчен йорт төзүдә федераль, төбәк һәм җирле бюджетларның финанс чаралары җәлеп ителгән, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе дә өлешләп катнашкан. Гомумән алганда, төзелештә 1 млн 399 мең 200 сум үзләштерелгән.
Ачылу тантанасында район җитәкчелеге вәкилләре-район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм аның урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина, Тукай исемендәге ҖЧҖ җитәкчесе Рамил Газизуллин, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, җирле мәчет имамы Камил хәзрәт Абдуллин һәм башкалар катнашты. Алар үз чыгышларында билгеләп үткәнчә, индивидуаль төзелештәге әлеге кечкенә йорт – белгечләрне авылга җәлеп итү өчен яхшы стимул. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе киләчәктә дә мондый социаль программалар гамәлгә ашырылыр дигән ышаныч белдерде.
Урамны районда танылган артистлар башкарган күңелле җырлар тутырды. Әнә, ал тасманы кистеләр дә, теләүчеләр өй эченә үттеләр, анда аларны яфраклар белән капланган өстәл көтә иде. Якты, уңайлы йорт, теләсәгез аны киңәйтергә мөмкин булачак. Яңа йортта моның өчен урын җитәрлек.