Урыссулы студентлар отряды составында Бөтенроссия слетында

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

15 сентябрьдә Кырымда " Мрия» Бөтенроссия җыелма студентлар сервис отрядына йомгак ясалды

Бөтен илдән студентлар отрядлары Кырымга "Иң яхшы отряд" исеме өчен көрәшергә килде. Студентлар күңелле конкурсларда һәм спорт ярышларында үзләрен күрсәттеләр.

3нче мәктәпне тәмамлаган Камил Хәйретдинов "Оникс" студентлар сервис отряды составында үзен барлык ярышларда да актив күрсәтте, шул рәвешле команданың йомгаклау нәтиҗәләренә өлеш кертте. Егетләр алдылар:

Җитештерү күрсәткечләре буенча 1 урын

Комиссар эшчәнлеге буенча 2 урын

Күрсәткечләр җыелмасы буенча - 3 урын

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International