25 октябрьдә, иртән, Ютазы районы администрациясе каршындагы мәйданда сугышны җайга салу өчен мобилизацияләнгән кешеләрне Казанга озаттылар.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Урыссудан мобилизацияләнүчеләрнең тагын бер төркемен җибәрделәр

Ир-егетләр өлешчә мобилизацияләү кысаларында Бәйрәкә, Ютазы, Кәрәкәшле авыл җирлегеннән һәм Урыссу бистәсеннән.

Чарада Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфигуллин, Башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, дин әһелләре, мобилизацияләнүчеләрнең туганнары һәм якыннары катнашты.

- Бүген без тагын бер төркем балаларыбызны хәрби хезмәткә озатабыз. Гаиләләрегез һәм туганнарыгыз өчен борчылмагыз, без һәрвакыт ачык, кайнар линия оештырылган, туганнарыгыз безнең яклавыбыз астында! Егетләр! Өйгә җиңү белән әйләнеп кайтыгыз, дип Аяз Шәфигуллин теләде.

Ютазы районы администрациясендә гражданнарның туганнары өчен Кайнар линия эшли. Хезмәткә чакырылучыларның туганнары теләсә нинди социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала.

Шалтыратулар көн саен, эш көннәрендә, 8.00 - 17.00 сәгатьләрдә кабул ителә.

Кайнар линия телефон номерлары: 8 927-244-12-18, 8 927-243-93-17

 

 

Искәртеп узабыз, 21 сентябрьдә Владимир Путин махсус хәрби операция үткәрү территориясенә җибәрү өчен өлешчә мобилизация башлану турында игълан итте.. Федераль Оборона министрлыгы мәгълүматларына караганда, барлыгы 300 мең кешене хезмәткә җибәрү планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International