Районның административ бинасы янында өлешчә мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган егет-кызларны озату булды.

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Сез хезмәт итегез, ә без сезне көтәбез

Исегезгә төшерәбез, егетләргә Казан танк училищесының палаткалы лагеренда тиешле укулар узарга туры киләчәк. Чакырылган егетләрне туганнары һәм якыннары, шулай ук район җитәкчелеге вәкилләре һәм районның дини лидерлары озатты. ТРның көньяк-көнчыгыш казые, Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм изге Никольский чиркәве протоиерейы Романның атакай җыелганнарга кыска гына сөйләм белән мөрәҗәгать иттеләр.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина үз чыгышында озатылучыларга мобилизацияләнгән кредитлар буенча преференцияләр, кирәк булганда аларның гаиләләренә ярдәм турында искә төшерделәр. Аларга хәерле теләкләр юллап, өйләренә исән-сау кайтуларын теләделәр. Һәрбер чакырылган кеше беренче кирәк-яраклар тутырылган рюкзаклар алды.

«Славянка саубуллашуы» маршы астында кирәкле хәрби-учет белгечлекләре булган егетләр белән автобус кузгалды. Ходай кушып без аларны шундый ук составта каршы алырга язсын, Амин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International