2 нче мәктәптә депутат Рөстәм Абдурахманов катнашында Хокукый ярдәм буенча бердәм дәрес үтте

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

Укучыларны хокукый агарту буенча бердәм республика дәресе кысаларында «Урыссу 2 урта мәктәбе» нең 11 нче сыйныфында «Мәктәп президентын сайлаулар» дигән сюжетлы-рольле уен уздырылды.

Бердәм дәрес бистә Советы депутаты, Ютазы муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Абдурахманов Рөстәм Рамил улы катнашында үтте. Уен барышында сайлау процессының барлык этаплары да каралды, балаларга төрле социаль рольләрне үзләренә сынап карау мөмкинлеге бирелде. Сайлаулар тәмамланганнан соң, укучылар тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Мәсәлимова А.Р. белән берлектә тавыш бирү барышында җибәрелгән хаталарны тикшерделәр, шулай ук илебезнең һәм халкыбызның киләчәге аларны сайлауга бәйле икәнен аңладылар.

2 нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча мөдире Наталья Хәмидуллина мәгълүмат бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International