Мондый истәлекле көн белән аны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов, Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Гөлназ Кубашева, җирлекнең ветераннар советы рәисе Миңнегөл Мостафина, туганнары һәм якыннары котлады. Кунаклар озын гомерле юбилярга Ютазы районы башлыгының тәбрикләвен тапшырдылар, Дания Әхтәм кызына ныклы сәламәтлек, туганнары һәм якыннары тарафыннан Мәхәббәт һәм кайгырту теләделәр.
Ул 1932 елның 23 октябрендә туган. 7 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1947 елда Бөгелмә педагогия училищесына укырга керә. 1951 елда аның өчен хезмәт, олы тормыш башлана - ул Бишбулек районының Усак Кичү авылында рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып урнаша. .Ире белән 3 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Дания Фәхрисламованың бүгенге көндә 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.
Аның өлешенә тигән ачлык, авыр физик хезмәт төшүгә карамастан, Дания апа якты кеше булып кала. Күзләрендә тере ут булган бу хатын-кызга 90 яшь тулганына ышану кыен.