Ютазы районында мәктәп туклануы контроль астында
Контроль барышында бирелә торган ризыкларның расланган менюга туры килүе, ашханәнең санитар-техник торышы, укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү шартлары, калдыклар саны тикшерелде. Контроль нәтиҗәсендә ата-аналар әзерләнгән ризыкларның сыйфатын билгеләделәр һәм аларны үзләре сынап карадылар.