Яраткан әкиятләр бите буенча
Язучының юбилее-яшь укучыларга искиткеч автор һәм аның тылсымлы, гыйбрәтле, актуальлеген югалтмый торган әкиятләрен искә төшерү өчен яхшы сәбәп. Китапханәче балаларны язучы тормышыннан кызыклы мизгелләр белән таныштырды, әкиятләрдән өзекләр укыды, Әкият геройларының язмышы һәм үз-үзләрен тотышы турында әңгәмә уздырды, балалар «Аленушкин әкиятләрен белүчеләр»исемле мавыктыргыч уенда катнашты. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.