Бәйрәкәтамак авыл җирлегенеж Подгорный авылында Наилә Хөснетдинова рәислегендә район хатын-кызлар советы семинары узды.
«Өй үзәк булырга тиеш, ләкин хатын – кызлар дөньясы чиге түгел»-мондый девиз астында бүген район хатын-кызлары яши һәм эшли. Әлеге проект район хатын-кызлар советы дәрәҗәсендә старт алды һәм аны беренчел хатын-кызлар оешмалары теләп алды. Ягъни урыннарда очрашулар һәм чаралар барышында районда хатын-кызлар хәрәкәте үзе турында бик ачык итеп сөйли дигән фикердә торасың. Ризидә Әхтәмова җитәкчелегендә эшләүче Подгорный хатын-кызлары да үзләренең эш үзенчәлеген, оешканлыгын тулысынча күрсәттеләр. Җирле кызлар, яшьләр булмаса да, һәрьяклап талантлы. Хәер, сәхнәдә чыгыш ясый белү – бу күпкырлы хатын-кызлар берләшмәсенең бер ягы гына. Әхтәмова сүзләренчә, җирле хатын – кызлар беренче тапкыр шул ук сквердан карны чистартырга яки авыл җирлегендә тәртип урнаштыру буенча өмәгә чыгарга чакыруларга җавап бирә. Семинарда әйтелгәнчә, Подгорный кызларының әлеге мобильлеген һәм бердәмлеген башка башлангыч оешмаларга тулысынча алырга була һәм алырга тиеш.
Тулырак “Ютазы таңы” газетасыннан укып белә аласыз