11 нче сыйныфта ЗАГС башлыгы Фәрхетдинова Г. С. чакырып, «Барысы да гаиләдән башлана...» дип исемләнгән дәрестән тыш дәрес үтте.
Балалар белән гаилә турында әңгәмә дустанә шартларда узды. Алар гаиләнең нәрсә икәнлеге, роле, статусы турындагы сорауларга җавап бирделәр, гаиләдә җан тынычлыгы булсын өчен нәрсә кирәклеге турында уйладылар.
Гүзәлия Сагадатулла кызы укучыларга никахлашу, туу һәм үлем турында таныклык алу тәртибе турында сөйләде, районыбызда туучылар һәм үлүчеләр саны статистикасын китерде. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм җентекле җаваплар алдылар. Дәрес «әгәр мин ашасам,Минем гаиләм бәхетле булыр» дигән сорауга җавап белән тәмамланды.