2023 елда кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыруга Бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы дәвам итә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы (алга таба – министрлык), 14.10.2022 ел, № 13-4/6243 хатына өстәп, Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең (функцияләренең) бердәм порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыруга Бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы дәвам итүен хәбәр итә. Тавыш бирүдә 100 дән 500 кешегә кадәр булган барлык торак пунктлар катнаша, республика халкы Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала. Тавыш бирүдә катнашу өчен сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet, тавыш бирү 2022 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен циффрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International