Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсенең «Олимп» мәктәбендә 2007-2008 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча ачык беренчелек узды.
Туймазы, Азнакай һәм Баулы командалары чакырылган иде. Безнең районнан "Урыссу" һәм "Ютазы"командалары чыгыш ясады.Көтелмәгән киеренке һәм кызыклы уеннар һәм командалы уеннар барышында "Туймазы-1 ( Лидер волейбол мәктәбе) командасы җиңде, безнең "Урыссинка" командасы икенче булды ("Атлант "ПМК тренеры Газинур Гариев), Азнакайдан килгән кунаклар өченче булдылар. Яхшы!!!! Беренчелектән соң Ютазы муниципаль районы ГТО ВФСК тестлаштыру үзәге тарафыннан ГТО нормативларын тапшырырга теләүчеләр өчен мәйданчык оештырылды.