Тантаналы чарада 5-9нчы сыйныф укучылары катнашты.
Укучылар яшь армия гимнын җырладылар, һәр яшь армиячегә бу көнне үз Ватанына тугры булу, «Яшь армия» уставын үтәү, батырлык, дусларча ярдәмләшү, көчсезләрне яклау, укуда һәм спортта җиңүләргә омтылу, геройлар истәлеген хөрмәт итү турындагы ант бирү хөрмәтенә лаек булды.