Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

2022 елның 31 октябрь 22.00 сәгатьтән 1 ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм көндез: бозлавык;

- көндез: 15-17 м/с көчле төньяк-көнбатыш, төньяк җил; көнчыгыш районнарда кыска вакытлы буран.

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:

Юлларда бозлавык булганда, кинәт тормозга басудан качу өчен машиналар арасындагы дистанцияне саклагыз. Тизлекне салмак кына киметегез. Мөмкин булса, ерак юлга чыгуны кичектерегез.

Җәяүлеләргә шулай ук урамда сак булырга кирәк: автомобиль каршыннан юл аша йөгереп чыкмагыз, машиналар агымына гына каршы хәрәкәт итегез.

Сез табигатьтә булганда томан төшсә, урманда югалмас өчен чара күрегез. Автомобильдә барганда икенче полосага күчүдән, узып китүдән, шулай ук куркыныч маневрлардан тыелыгыз.

Бәлага очраган очракта 112 номерына ашыгыч хезмәткә мөрәҗәгать итегез.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе начар һава шартларында автомобильчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен катгый рәвештә үтәргә кирәклеген искәртә. Торак пунктлардан читкә сәфәрләрне кичектерергә кирәк. Юлларда имин тизлек сакларга, полосадан күчүдән һәм кинәт туктаудан качарга кирәк.

Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильне техник яктан тикшереп чыгарга, шулай ук запаска җылы әйберләр алырга кирәк. Балаларны автомобильдә махсус утыргычта гына йөртергә. Җәяүлеләргә дә юлларда сак йөрергә кирәк. Юл аша рөхсәт ителгән урында гына чыгарга, яктылык кайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә киңәш ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International