Безнең район элек-электән күпмилләтле булуыбыз белән аерылып торды: халыкның миграция сәбәпләрен күп дип атарга була, әмма сүз бу хакта түгел.
Сүз төрле милләт вәкилләренә ничек яшәргә була һәм яшәргә тиешлеге турында бара. Һәрхәлдә, бу яхшы килеп чыга. Татарлар, руслар, чуашлар, марилар, армәннәр, таҗиклар, үзбәкләр күп еллар бер җирдә, бер күк астында – тынычлыкта һәм татулыкта яшиләр. Узган гасырның кырыгынчы елларында Урыссуга махсус күченүче мигрантларның килүе илнең төп төзелешләренең берсе – Урыссу ГРЭСы белән бәйле була.
Әбсәләм авылында Таҗикстаннан килгән берничә гаилә яши. 2019 елдан Әбсәләмдә яши башлаган Рузиматовлар гаиләсендә булдык.
Әлеге гаилә турында тулырак “Ютазы таңы” газетасыннан укып белә аласыз.