Ютазы районы гомуми белем бирү учреждениеләре арасында «Үз уеныбыз» муниципаль тарихи-туган якны өйрәнү уены балалар иҗаты үзәгендә узды
Чара район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылды һәм тарих буенча белемнәрне тикшерү һәм ныгытуга юнәлтелде. Ютазы районы гомуми белем бирү мәктәпләренең 10 командасы катнашты. Районның барлык мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары командалары тарих укытучылары белән бергә алдан ук катнашырга әзерләнделәр, сайлап алу турын уздылар, плакатлар ясадылар, кирәкле тарихи фактларны өйрәнделәр. Укучылар Россия, туган як, Бөек Ватан сугышы тарихын белүдә көч сынаштылар, тарихи вакыйгага һәм патриотик тематикага нәфис номер башкаруга багышланган газета әзерләүдә һәм күрсәтүдә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Барлык мәктәп командалары да яхшы әзерлек күрсәттеләр, җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнделәр.
Гимназия командасы җиңүче булды, ә аларның ярдәм төркеме "Иң актив җанатарлар" Дипломын алды, Ютазы урта мәктәбе укучылары "Иң эрудицияле команда" номинациясендә җиңделәр, Иске Урыссу урта мәктәбе укучылары "Иң иҗади команда"номинациясендә иң яхшылары булдылар.
Уенның гомуми нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: беренче урын Урыссу гимназиясе, икенче урын 3 нче мәктәп, өченче Байрәкә һәм Каразирек мәктәпләре яуладылар.