Бүген тантаналы рәвештә тагын бер социаль объект ачылды – Яссы-Тугай авылында капиталь ремонттан соң чишмә ачылды

2022 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Ясса-Тугай чишмәсе үзгәрде

Чишмәне капиталь ремонтлау Татарстан нефтьчеләре тарафыннан чишмәләрнең эстетик торышына ярдәм программасы кысаларында башкарылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яссы Тугай авылындагы чишмә тау төбендә, юл буенда урнашкан. Шуңа күрә биредә юлчылар туктарга, җәйге эсселектә машина йөртүчеләргә хәл җыярга һәм, теләсәгез, ял итеп алырга да мөмкин. Табигате дә бик матур– чишмә калкулыгында агачлар үсә, яшь нарат агачлары утыртыла. Ремонттан соң чишмә үзгәргән. Хәзер ачык төсләргә буялган самавырдан челтерәп саф сулы чишмә ага. Мәйданчыгы бетонланган. Ачылу тантанасында катнашучылар боларның барысын да лаеклы бәяли алдылар.

Район башлыгы Аяз Шәфигуллин авыл халкын әлеге вакыйга белән котлап, подрядчы оешманың лаеклы эшен ассызыклады. Ул әлеге территориядә чисталык һәм тәртип саклауның мөһимлегенә игътибар итте.

Котлауларга Димтамак авыл җирлеге башлыгы Җәлил Хөснетдинов һәм авыл картлары да кушылды. Тантана символикасын район башлыгы һәм Димтамак авыл җирлеге башлыгы кистеләр, аның составына Яссытугай авылы да керә. Гадәттәгечә, район мәдәният йорты артистлары үзләренең матур концерт номерлары белән бәйрәм атмосферасы бүләк иттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International