Традицион тантаналы чарада безнең ил гражданнары сафын 15 укучы тулыландырды. Алар үз тормышларындагы төп документ — Россия Федерациясе гражданины паспортын алдылар.
Бәйрәм уңаеннан үткәрелгән чарада балаларны Халыклар бердәмлеге көне белән котладылар. Аларга намус һәм хөрмәт белән бөек ил гражданины исемен йөртүләрен теләделәр. Чакырылучыларга Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина мөрәҗәгать итте.
- Бүген Сез Россия гражданнарына әвереләсез. Сез мең еллар дәвамында формалашкан данлы традицияләрне дәвам итәчәк кешеләр. Сезнең кулларда-безнең дәүләтнең киләчәге. Россия бөтен дөньяда хөрмәтле, икътисадый яктан алга киткән Дәүләт булсын өчен сезгә бәйле. Ютазылыларның сезнең һәм сезнең эшләрегез белән горурлануларына шикләнмим, - дип ассызыклады Светлана Самонина.
Шулай ук балалар өчен район мәдәният йорты артистлары да чыгыш ясады.