4 ноябрьдә Иске Урыссу мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне һәм «Дулкын» вокаль коллективының 5 еллык юбилее билгеләп үтелде.

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Иске Урыссу мәдәният йортында ике бәйрәм узды

Якты вокал һәм хореографик номерлар белән искиткеч концерт оештырылды.

Коллектив турында бераз. Татар җырына мәхәббәт төрле һөнәр, яшь, социаль хәлдәге кешеләрне берләштерде. Вокаль ансамбль 2017 елда оештырыла һәм иҗат эшчәнлегенең беренче елында авыл халкы арасында популярлык казана. Еллар узгач, «Дулкын» репертуарын киңәйтеп, Ютазы районы тамашачыларын үз иҗаты белән сөендерә башлый. Коллективның җитәкчеләре-Иске Урыссу мәдәният йорты мөдире Садыйкова Раилә Раил кызы һәм сәнгать җитәкчесе Мезенцева Венера Әнвәр кызы.

Котлау сүзе белән чараның кунаклары - мәдәният бүлеге начальнигы Абдурахманов Рөстәм Рамил улы чыгыш ясады, ул коллективның барлык катнашучыларына намуслы хезмәтләре, халык традицияләрен саклап калулары һәм районның мәдәни тормышында катнашулары өчен рәхмәт хатлары һәм бүләк - репетицияләр өчен bluetooth колонкасы тапшырды.

Авыл җирлеге башлыгы Фәния Гамир кызы Әминова авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренең җаваплы эшен, өмәләр үткәрүдә ярдәм итүләрен, «Хәтер бакчасы» скверы һәм чишмә ачылуга әзерләнүләрен билгеләп үтте, шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бәйрәм концертын оештыруда район мәдәният йорты вокалисты Илнар Мәхмүтов, Ташкичү мәдәният йорты мөдире Рәмзия Таҗиева, Әбсәләм мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Зөлфия Рәхмәтуллина, район мәдәният йорты гармунчыларының инструменталь коллективы җитәкчесе Роберт Низамов, аккомпаниатор Фәнис Нәбиуллин ярдәм иттеләр

"Дулкын" вокаль коллективын тагын бер кат юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, иҗади илһам, яңа казанышлар телибез.

 

Ләйсән Хәйриева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International