Ютазылылар Казандагы уку полигоннарында мобилизацияләнгән якташлар янында булдылар

2022 елның 7 ноябре, дүшәмбе

Ютазы районы башлыгы Аяз Шафигуллин мобилизация кысаларында хезмәткә чакырылган якташларыбы янында булып кайтты.

Сәфәр район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов һәм Совет аппараты җитәкчесе Марьяна Харисова белән берлектә шимбә көнне булды.

Безнең егетләр өч мәйданчыкта, танк училищесы полигонында, Казан Экспо һәм тәэмин итү танк батальонында урнашкан. Һәр мәйданчыкта да булдык, барлык якташлар белән дә очраштык. Үзебез беләнн азык-төлек пакетлары һәм дарулар рәвешендә гуманитар йөк алып бардык. Һәрберсе белән аралашып булды. Солдатларның сораулары, беренче чиратта, өйдә калган туганнары һәм якыннары белән бәйле иде, - дип ассызыклады очрашу сәфәре нәтиҗәләре белән таныштырган район башлыгы. Башлык кушуы буенча һәр мәсьәлә эшкә, аның үтәлешен аерым контрольдә тотуга кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International