Сезне 2023 елга үзара салым һәм планлаштырылган эшләр буенча гражданнар җыеннарында катнашырга чакырабыз. Гражданнар җыены этаплап үткәреләчәк .
Гражданнар җыенында Урыссу бистәсендә теркәлгән һәм сайлау хокукы булган халык катнашырга хокуклы.
Җыенда катнашырга карар иткән гражданнарга Россия Федерациясе гражданины паспорты булырга тиеш.
Халык җыенының беренче этабы 2022 елның 7 ноябрендә 15 сәгать 30 минутта Урыссу бистәсе, Урыссу урамы, 22а адресы буенча узачак. Катнашучылар исемлегенә Урыссу урамы 1-15а (так як, шәхси сектор), 3,17,19,22а,24,26 йортлар, Шагыйрь Сирин урамы 19,21 йортлар, Техснаб урамнары адреслары буенча яшәүчеләр керә.
Халык җыенының икенче этабы 2022 елның 7 ноябрендә 16 сәгатьтә Урыссу урамы, 34 йорт адресы буенча узачак. Катнашучылар исемелегенә Урыссу урамы 30,32,34, 29-39 (шәхси секторның так ягы) адреслары буенча яшәүчеләр керә.
Халык җыенының өченче этабы 2022 елның 7 ноябрендә 16 сәгать 30 минутта Химиклар урамы 5а,7а ишегалдында узачак. Катнашучылар исемлегенә Урыссу урамы 42,51,51а, 43-49 (шәхси сектор), Химиклар тыкрыгы 1,3,5,5а,7а, Шагыйрь Сирин урамы 31,33,37,39,38-48 (шәхси сектор), Үзәк тыкрык урамнарында яшәүчеләр керә.