Район башлыгы Аяз Шәфигуллин «Салават күпере талантлары» Регионара фестиваль-конкурсының I дәрәҗә лауреаты һәм «Гранд фестиваль» халыкара хореография сәнгате бәйгесенең III дәрәҗә лауреаты «Ютазы Йолдызлары» бию ансамбленең халык коллективына, җитәкче Абдурахманова Минзилә Мәүҗир кызына дипломнар тапшырды.
Шулай ук 28 нче Халыкара «Роза ветров» башкару сәнгате конкурсының финал нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр бүләкләнделәр:
III дәрәҗә лауреат дипломы белән Гыймадиев Алмаз - балалар сәнгать мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы, укытучы Кубашева Зөлфирә Сәгыйт кызы бүләкләнде.
I дәрәҗә Диплом белән Шәрипов Данияр - балалар сәнгать мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы, укытучы Камалиева Әлфия Мөхтабар кызы.
II дәрәҗә Диплом белән Горлов Артем - балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы, укытучы Кубашева Зөлфирә Сәгыйт кызы.
Аннары киңәшмә барышында Россия Пенсия фондының Ютазы районындагы клиентлар хезмәте эшчәнлеге турындагы хисап белән хезмәт башлыгы Илмира Абдуллина чыгыш ясады.
Район хезмәтләре җитәкчеләре агымдагы эш һәм хәл турында хәбәр иттеләр. Вакцинация барышы, "Безнең ишегалды" программасы кысаларында ишегалларын төзекләндерү эшләренең барышы һәм бүгенге көндә актуаль булган башка мәсьәләләр каралды.