«Пушкин картасы» программасы кысаларында Бәйрәкә авылында актерлык осталыгы һәм сәхнә чыгышы буенча мастер-класс узды.
Әлеге чараны район мәдәният йорты хезмәткәре Эльвира Камалиева Бәйрәкә урта мәктәбенең "Мәктәп театры" түгәрәге укучылары өчен үткәрде. Балалар актерларның хис-тойгыларын аерырга һәм сөйләмнең дөреслеген аңларга өйрәнделәр, уен формасында игътибарлылыкка күнегүләр ясадылар, сулышка күнегүләр ясадылар һәм рольгә кереп карадылар.